16+

Казанның бер сәүдә үзәгендә киелгән киемнәр җыялар

Казанда хәйрия максатыннан кием җыю өчен яңа контейнер барлыкка килде. Ул шәһәрнең Ямашев пр., 46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Казанда хәйрия максатыннан кием җыю өчен яңа контейнер барлыкка килде. Ул шәһәрнең Ямашев пр., 46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Җыелган барлык әйберләрне Татарстан башкаласында һәм Россиянең башка шәһәрләрендә мохтаҗларга тапшырачаклар.

Контейнер катлаулы тормыш шартларында калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан Мәскәүнең "Икенче сулыш" фонды инициативасы белән урнаштырыла. Аңа яхшы хәлдәге кием-салым, аяк киемнәр һәм аксессуарларны (оекбаш һәм эчке киемнәрдән кала) салырга була.
"Икенче сулыш" фонды – Россиядә төрле дәрәҗәдәге кием-салымнарны кабул итә торган бердәнбер оешма. Әйтик, яхшы хәлдә кием-салым Адоратский ур., 4 адресы буенча урнашкан "Икенче сулыш" хәйрия кибетендә сатылачак. Кибеттән кергән акчага яңа кием кабул итү пунктлары төзеләчәк. Яхшы әйберләр юылачак һәм Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә мохтаҗларга бирелә, ә начар хәлдәге киемнәр исә эшкәртүгә тапшырыла.

Дүрт ел дәвамында фонд Мәскәүдә һәм төбәкләрдә шундый 60 тан артык контейнер урнаштырган, биш шәһәрдә 600 тоннадан артык кием җыйган һәм 12 төбәктә 50 мең мохтаҗ гаиләгә ярдәм иткән. "Икенче сулыш" хәйрия фондында хәбәр итүләренчә, кияргә яраксыз киемнәрдән 400 меңгә якын яңа эшләнмә әзерләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading