16+

Казанның бер йорт фасадында Тукай портреты барлыкка киләчәк

Россия көне уңаеннан илнең биш шәһәрендә, шул исәптән Казанда да, йорт фасадларына танылган сәнгать эшлеклеләренең рәсемнәрен ясаячаклар.

Россия көне уңаеннан илнең биш шәһәрендә, шул исәптән Казанда да, йорт фасадларына танылган сәнгать эшлеклеләренең рәсемнәрен ясаячаклар.

Урам яшьләр берләшмәсе рәссамнары Казандагы Татарстан урамындагы 64 нче йортка Габдулла Тукайның портретын ясарга булган. Активистлар әйтүенчә, һәр субъектка билгеле мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайларга кушканнар. Безнең яшьләр исә Габдулла Тукайны сайлаган. Аны Дамир Бозик эшләячәк. Ул берничә йортның фасадын бизәгән кеше, дип яза Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading