16+

Казанның чикләре киңәйтелә

Дәүләт Советы депутатлары моңа бәйле закон проектын хуплап тавыш бирде.

Дәүләт Советы депутатлары моңа бәйле закон проектын хуплап тавыш бирде.

Казан шәһәре территориясен киңәйтә. Татарстан башкаласына Биектау районының “Фәнни шәһәрчек” территориясе кушылачак. Нәтиҗәдә, Казан халкы 600 кешегә артачак, дип белдерде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.  

2020 елда фәнни шәһәрчекне Казанга кушарга Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Фәнни шәһәрчектә яшәүче 500 кеше 2000 еллардан алып Казанда теркәлгән, Татарстан башкаласында эшли, балаларны Казан балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә алып кайта. Әмма территория Биектау районына карый, һәм бу халык өчен кыенлыклар тудыра, дигән иде Президент.

Фәнни шәһәрчек территориясендә токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге һәм торак йортлар урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading