16+

Казанның иң яшь модельләре кем?

Башкалада “Казанның яшь топ моделе һәм модельмены - 2022” дип исемләнгән бәйге узды.

Казанның иң яшь модельләре кем?

Башкалада “Казанның яшь топ моделе һәм модельмены - 2022” дип исемләнгән бәйге узды.

“Бу бәйге бишенче ел рәттән үткәрелә. Бәйгедә 4-17 яшьтәге балалар катнаша. Алар яшь буенча өч төркемгә бүленде. Барлык катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр, таҗлар һәм тасмалар тапшырылды. Аларның фотосурәтләре “IG GLOSS MAGAZINE” журналында бастырылачак”, - ди бәйгене оештыручы Индира Гыйбадуллина.

Аның әйтүенчә, җиңүчеләр һәм вице исеменә ия булучылар Мәскәүдә узачак “Россиянең яшь топ моделе һәм модельмены – 2022” бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. “Моңа кадәр дә балалар лаеклы рәвештә республикабызны тәкъдим итеп чыгыш ясады”, - ди Индира.

Кече төркемдә Есения Степанова белән Самат Галәветдинов, урта төркемдә Милана Орешина, зурлар төркемендә Тамила Елистратова җиңү яулаган.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading