16+

Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

26-нчы августтан башлап Казанда кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм вакытлыча транспорт хәрәкәте схемасын үзгәртәчәкләр. Бу WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга бәйле. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

26-нчы августтан башлап Казанда кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм вакытлыча транспорт хәрәкәте схемасын үзгәртәчәкләр. Бу WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга бәйле. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

26-нчы август 16.00 сәгатьтән 27-нче август 1.00 сәгатькә кадәр һәм 27-нче август 16.00 сәгатьтән 28-нче август 1.00 сәгатькә кадәр шәһәр урам-юл челтәренең түбәндәге участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

Сибгат Хәким урамы ике юнәлештә дә, Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәрге участокта;

Чистай урамы ике юнәлештә дә, Академик Арбузов урамы юнәлешендә Сибгат Хәким урамыннан алып Х.Ямашев проспектындагы съездка кадәр һәм Гаврилов урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә Чистай урамындагы 75-нче номерлы йортка кадәр;

Чистай урамына квартал эчендәге юллардан Чистай ур., 85а һәм Чистай ур., 79 адресы буенча урнашкан йортлар янында чыгу;

Х.Ямашев проспекты съездыннан алып Х.Ямашев проспектына чыгу юлына кадәр булган уратып алынган күпергәчә участокта   3 нче транспорт дамбасының урама күпере ике юнәлештә дә;

«Казан Арена» стадионы тирәли әйләнеч юл;

3 нче транспорт дамбасы астында борылма элмәк ике юнәлештә дә.

30 нчы август 22.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты дублер-юлында җирле юл Җиңү проспекты ягыннан һәм Х.Мәүлетов урамы юнәлешеннән съезд вакытында ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнә.

26-нчы август 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнгән:

Казан теннис академиясе территориясендә, Җиңү проспектындагы съезддан Оренбург тракты юнәлешендәге участокта, Оренбург трактыннан алып Академик Парин урамына кадәрге эчке юлда ике юнәлеш буенча да;

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге каршындагы парковка территориясендә.

Моннан тыш, 26-нчы һәм 27-нче августта Нигъмәтуллин урамы буенча хәрәкәт итү схемасы үзгәрә – монда С.Хәким һәм Чистай урамнары арасындагы участокта ике яклы хәрәкәт оештырылачак, шулай ук бу көннәрдә Нигъмәтуллин урамыннан Чистай урамына барьер киртәләрен демонтажлау юлы белән сулдан борылыш рөхсәт ителәчәк.

26-нчы август 16.00 сәгатьтән 27-нче август 1.00 сәгатькә кадәр, 27-нче август 16.00 сәгатьтән алып 28-нче август 16.00 сәгатькә кадәр Чистай урамыннан Адоратский урамына таба, Нигъмәтуллин урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә барьер киртәләрне демонтажлау юлы белән, сул якка борылу рөхсәт ителәчәк, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе таләбе буенча Адоратский урамы буенча, Четаев урамыннан Чистай урамына таба юнәлештә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.

26-нчы август 16.00 сәгатьтән 27-нче август 1.00 сәгатькә кадәр, 27-нче август 16.00 сәгатьтән 28-нче август 01.00 сәгатькә кадәр Ямашев проспектыннан Чистай урамына таба Адоратский урамыннан хәрәкәттәге уң якка әйләнештәге съездда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

26-нчы август 16.00 сәгатьтән 27-нче август 1.00 сәгатькә кадәр, 27-нче август 16.00 сәгатьтән 28-нче август 01.00 сәгатькә кадәр Чистай урамы янындагы, Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты арасындагы участокта җирле хәрәкәт чикләнәчәк.

26 август 16.00 сәгатьтән 27-нче август 01.00 сәгатькә кадәр, 27-нче август 16.00 сәгатьтән 28-нче август 01.00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамына Нигъмәтуллин һәм А.Козин урамнарынннан чыгу юллары чикләнәчәк.

26-нчы август 16.00 сәгатьтән 27-нче август 01.00 сәгатькә кадәр, 27-нче август 16.00 сәгатьтән алып 28-нче август 01.00 сәгатькә кадәр Чистай урамы буенча урнашкан җирле юлга чыгу урыннарында Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге участокта бәрелүгә каршы блоклар урнаштырылачак.

28-нче августка кадәр Нигъмәтуллин, Адоратский урамы, Чистай урамыннан Ямашев проспектына кадәр, Чистай урамы буенча 73, 75, 77, 79 һәм 85а номерлы йортлар янында җирле юлда транспорт чараларын кую чикләнәчәк.

Чикләүләр «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы тарафыннан билгеләнгән формалар буенча махсус пропусклар белән тәэмин ителгән транспорт чараларына, ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына кагылмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading