16+

Казанның Киров районында Горький шоссесының юл-дублеры төзелеше өчен йортларны җимерә башладылар

Аларның хуҗалары тиешле компенсация алган инде.

Аларның хуҗалары тиешле компенсация алган инде.

Казанның Киров районында Горький шоссесы дублер юлы узачак территориядә йортларны җимерү башланды. Бу хакта Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Администрациянең инстаграмдагы сәхифәсендә язылганча, җимерелергә тиешле торак хуҗалары инде тиешле компенсация алган. Әмма әлеге пост астындагы комментарийларда шәһәр халкы түләүләр суммасы бик үк гадел түгел, дип саный.
"Бу хәбәр йортлары һәм дачалары җимерелмәгән кешеләргә генә ошый(("

"Ышаныгыз, анда бик яхшы компенсация. Минем танышыма -бик яхшы сумма биргәннәр, карлыган һәм кура җиләге куагына кадәр дип санаганнар. Шулай булгач, монда зарланырга кирәкми"
"Кызганыч, кемнеңдер анда ярты күңеле калган", - дип яза кайбер казанлылар. (редакция тарафыннан тәрҗемәләштереп бирдек)
Әлеге корылмаларны җимерү сәбәпле, шәһәрлеләрне тагын бер борчыган сорау - йорт урынында калган чүп-чарны җыю.
"Бу чүп-чарларны айлар буе монда калдырмаска иде", - дип борчыла Казанда яшәүче икенче бер хатын.
Район хакимиятендә аңлатуларынча, корылмаларны җимерүдән калган чүп-чарларны соңрак җыештырачаклар, моның өчен финанслау мәсьәләсенең хәл ителүе көтелә.
Исегезгә төшерәбез, дублер-юл төзелеше узган елның июнендә башланды, төзелеш нәтиҗәсендә барлыгы 400 дән артык йорт җимереләчәк.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading