Хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның муниципаль парковка урыннары бушлай эшләячәк. Транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү 1-8 гыйнвар көннәрендә алынмаячак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда 156 муниципаль парковка бар. Аларда машина калдырган өчен эш көннәрендә һәм шимбәдә 7.00-21.00 сәгать аралыгында түләргә кирәк. Төнлә (21.00-7.00 сәгатьләрдә), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын калдырган өчен түләү алынмый.
Тагын бер шәп яңалык: Яңа ел бәйрәме көннәрендә, 1-8 гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте дә ял көне графигы буенча оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар