16+

Казанның транспорт комитеты рәисе вазифасына кеше эзлиләр

Казанда 3 августка кадәр транспорт комитеты рәисе вазифасына сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Казанда 3 августка кадәр транспорт комитеты рәисе вазифасына сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Вакантлы вазифага дәгъва кылучыларга анкета тутырырга һәм шәһәрнең транспорт системасын үстерү проектын әзерләргә кирәк булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Транспорт тармагы белгечләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча, проектларны тәкъдим итү, кейслар чишү һәм ассессмент-сессиядә катнашу нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар Казан Мэры Илсур Метшин һәм эксперт советы әгъзалары белән очрашачак.

Кандидатларга карата төп таләпләр арасында — югары белем, муниципаль хезмәт стажы кимендә бер ел яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Исегезгә төшерәбез, транспорт комитеты рәисе вазыйфасына ачык сайлап алуны уздыруны эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров игълан итте. Яңа җитәкчегә шәһәрнең транспорт системасын яңа дәрәҗәгә күтәрәсе булачак, дип билгеләп үтте ул. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading