16+

Казанның “Урам” экстрим-паркын ачу көне билгеле булды

Ул Европадагы иң зур экстрим-паркларның берсе булачак.

Ул Европадагы иң зур экстрим-паркларның берсе булачак.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, “Урам” - яшьләр өчен актуаль парк. “Ул төрле яшьләрне берләштерде. Димәк, аны булдыру мөһим һәм кирәк булган. Алай гына да түгел, без шул рәвешле дәүләт ресурсларын да нәтиҗәле файдаландык”, - диде Дамир Фәттахов онлайн-трансляция барышында.

“Урам” экстрим-паркы Казанның Миллениум күпере астында 1,9 гектар мәйданда ел башында төзелә башлады. Анда ачык һәм ябык павильоннар булачак. Паркта скейтборд, ролик, самокат, велосипедта йөрү, стритбол, шулай ук паркур һәм воркаут өчен мәйданнар эшләр дип көтелә.

Яңа парк 30 августта ачылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading