16+

Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлү сәбәбе билгеле

Социаль челтәрләрдә Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлүләре хакында видеолар таралган иде.

Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлү сәбәбе билгеле

Социаль челтәрләрдә Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлүләре хакында видеолар таралган иде.

Әлеге мәгълүматны Татарстанның биоресурслар дәүләт комитеты тикшергән. Үлем сәбәбе көлке дә, кызганыч та. Фаҗига экология белән дә, кош гриппы белән дә, нинди дә булса эпидемия белән дә бәйле түгел. Кошлар... ашап үләләр икән!

Баксаң, кошлар 3 нче номерлы икмәк заводы тирәсендә бөртек ашый да, паркка килеп, су эчә. Су эчкәннән соң бөртек кошның эчендә бүртә һәм күгәрчен дөнья белән хушлаша.

Чамасын белеп ашагыз, күгәрчен хәлендә калмагыз!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading