16+

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына таҗлы торналар күченгән

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына таҗлы торналар күченде. Кошларның исемнәре Зая һәм Котя, аларның һәрберсенә 4-әр яшь. Алар фламинго белән бер вольерда яшәячәк.

Зоопаркның яңа яшәүчеләре Казанга Чехиядән 29-нчы июньдә килеп җиттеләр. Хәзер алар 30 көнлек карантинда. Кошлар үзләрен яхшы хис итә, аларны көн саен ветеринарлар карый, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.

Торналарның тышкы кыяфәте гадәти түгел - аларның башын «алтын таҗ» рәвешендәге каурыйлар бизи. Кошлар бодай, кукуруз, суган, чөгендер, кәбестә, сарымсак, виноград белән туклана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә Африка халыклары таҗлы торналарны өй учагын саклаучы дип саныйлар, кош Уганда әләмендә һәм гербында сурәтләнгән һәм илнең символы булып тора.

http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading