16+

Казанның үзмәшгульләре азык-төлек җыелмалары ала башлады

Бүген "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә пандемия белән бәйле рәвештә, зыян күргән өлкәләрдә эшләүче Совет районы үзмәшгульләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә азык-төлек җыелмалары тарата башладылар.

Казанның үзмәшгульләре азык-төлек җыелмалары ала башлады

Бүген "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә пандемия белән бәйле рәвештә, зыян күргән өлкәләрдә эшләүче Совет районы үзмәшгульләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә азык-төлек җыелмалары тарата башладылар.

 

Шундый ярдәмне барлыгы 845 кеше алачак, азык-төлек җыелмаларын алу өчен гаризалар кабул итү әле дә дәвам итә.

Мондый җыелмаларны бирү берничә көн дәвамында барачак. Бүгенге көндә якынча 50-60 җыелманы тарату планлаштырыла. Хәзерге вакытта Совет районында яшәүче үзмәшгульләрдән һәм эшкуарлардан 200 гә якын гариза кергән, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.


Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча күрсәтелә. Пандемия белән вәзгыять аркасында зыян күргән һәм ярдәм алырга башка чыганагы булмаган гаиләләргә ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр азык-төлек җыелмалары биреләчәк.
Алар арасында туган хәлдән зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр булган балалы гаиләләр да бар. Шул рәвешле, Казанда барлыгы 14 мең 967 гаилә ярдәм алачак.

Әлеге ярдәмне алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итү сорала:


7(843)519-34-47 - Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары;

 7(843)264-31-41, 264-30-86 - Вахитов һәм Идел буе районнары;

 7(843)557-76-10 - Киров һәм Мәскәү районнары;

 7(843)272-01-05, 272-35-03 - Совет районы.

Кайнар линия 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә чаклы эшли. 

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading