16+

Казанның 21 нче сырхауханәсе яңа бинага күчә

Быел Казанның Рихард Зорге урамы, 103 йорт адресы буенча яңа консультатив-диагностика үзәге ачылуы көтелә. Шәһәрнең 21 нче сырхауханәсе шунда күчәчәк. Бу хакта журналистларга Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүген Р. Зорге, 121 йорт адресы буенча урнашкан 21 нче сырхауханә 2 мең 100 кв. м мәйданда эшли һәм 57 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Ә 2018 елга кадәр микрорайонда төзелеш күләме арту хисабына халыкның 73 меңгә кадәр артуы фаразлана, ди ул. "Бүген 21 нче сырхауханәдә, мәйдан кечкенә булу сәбәпле, уңайлы шартларда медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Татарстан Президенты тарафыннан, төзелеп килүче бинаны бирү карар ителде, хәзерге вакытта анда актив төстә ремонт бара. Беренче кварталда эшләрне тәмамларга ниятлибез", - диде Илнур Хәлфиев.
Идарә башлыгы яңа медицина учреждениесенең мәйданы10 мең кв. м тәшкил итәчәген, анда 21 нче сырхауханә, хатын-кызлар консультациясе урнашачагын, диагностика хезмәте куәтле булачагын билгеләп узды. "Биредә эш тәртибе башка эре шәһәрләр тәҗрибәсе буенча корылачак. Пациент барлык кирәкле ярдәмне ала алачак", - дип белдерде Илнур Хәлфиев.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading