Кичә 16:08дә Казанның дары заводында тагын шартлау булган.
Шартлау тавышы булганнан соң, 2 квадрат метр мәйданда янгын чыккан, дип хәбәр итә kznlive.ru. Ул тиз арада сүндерелгән. Зыян күргән анда эшләүче ашыгыч ярдәм машинасында тиз арада хастаханәгә озатылган. Ә сөрем газы белән агуланган 46 яшьлек хатын-кызга шулай ук хастаханәдә ярдәм күрсәтелә.
Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар