16+

Казанның кайсы районында иң югары хезмәт хакы алалар?

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында уртача хезмәт хакы 70 000 сумнан артып киткән.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында уртача хезмәт хакы 70 000 сумнан артып киткән.

Бу хакта шәһәр мэриясендә узган киңәшмәдә район башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.

"Шәхси эшмәкәрләр саны 1000гә, теркәлгән үзмәшгульләр саны 3000гә артты. Уртача хезмәт хакы 12 000 сумга артып, 73 058 сумга җитте», — диде ул.

Моннан тыш, Миронов сүзләренчә, ике районның төп капиталына кертелгән инвестицияләр 24,5 млрд сум тәшкил иткән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading