28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, һава мендәрендә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре, шулай ук янгын сүндерүчеләр чыккан.
Коткаручылар үлгән хатын-кызны көймә ярдәмендә ярга алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар