Экспертлар балык һәм кош үләтләре урынын караганнар һәм химия анализы өчен су үрнәген алганнар
Казансу елгасында балыклар һәм үрдәкләр үлеменең сәбәпләрен ачыклыйлар, дип хәбәр итә "Татар-информ". Моның өчен Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик күзәтчелек инспекторлары су үрнәген алган.
Татарстан хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев агентлыккка сөйләгәнчә, идарә белгечләре һәлакәт урынында булган һәм чыннан да, балыклар, кошлар үлемен раслаган. Алар ветеринария хезмәтенә экспертизага тапшырылган. Хәзер аларның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау өчен анализ ясала. Экспертиза нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак.
Әлегә биредә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Балыкчылык буенча федераль хезмәтнең республика идарәсе инспекторлары эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар