16+

Казансудан Су анасы нигә качкан?

Казанның Казансу елгасы әле 67 ел элек кенә, Киров районындагы Адмиралтия бистәсен – сул якта, ә Игумново авылын уң якта калдырып, Иделгә аккан.

Казанның Казансу елгасы әле 67 ел элек кенә, Киров районындагы Адмиралтия бистәсен – сул якта, ә Игумново авылын уң якта калдырып, Иделгә аккан.

1950 елда Куйбышев сусаклагычы төзелү Казансуның борынгы юлына чын мәгънәсендә үлем китергән. Су басулардан саклану максатында, Казанда Киров дамбасы корылган. Казансу елгасы, «Казан-1» тимер юл вокзалының көнбатыш тарафында, яңа юл казылып, Иделгә тоташтырылган. Елганың берничә километр озынлыктагы борынгы юлы «сукыр эчәге» сыман кисеп ташланган. Нәтиҗәдә, заманында шактый зур кораблар йөргән Казансу тамагы бүген тәмам сазлыкка әверелде.
Шөкер, уңай үзгәрешләр көтелә. Адмиралтия бистәсен туристлык-бизнес үзәге итеп торгызу планы бар.

– Казансу елгасының борынгы юлын, шулай ук Адмиралтия буасын чистарту эшләре башланды, – дип сөендерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин.
Әлеге сулыкларга 150 мең кубометр ләм утырган, шуның 45 мең кубометры инде чыгарылган. Ләкин гөрләтеп кенә эшләгәндә, 20 экскаватор берьюлы туктап калган.

– Экскаватор Казансу елгасының борынгы юлы төбеннән снаряд сөйрәп чыгарды, – дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Инсаф Галиуллин.
Тарихка күз салсак, 1918 елда Казанны ак чехлар басып алган. Алар тупларын Елантау (Зилант) өстенә урнаштырган. Кызыл Армия гаскәрләре исә туплардан Югары Ослан ягыннан аткан. Табылдык снаряд – шул елларның «куркыныч күчтәнәче».

– Тикшерүләрдән соң эш кабат башланды. Яр буйлары да төзекләндереләчәк, агачлар утыртылачак. Биредә 2018 елның июненә яңгыр-кар суларын чистарту корылмасын төзеп тапшыру билгеләнгән. Казансуның борынгы юлына, Адмиралтия буасына чистартылган су гына агызылачак, – дип, мәгълүматны тулыландырды Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының икътисади һәм инновация эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Таһир Вәлиев.
Сазлык газларыннан, снарядлардан куркып качкан Су анасы да, балыкларны, каз-үрдәкләрне ияртеп, Казансу елгасының борынгы юлына кабат кайтыр дип өметләник.

Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү буенча 2020 елгы чорга исәпләнгән федераль программа, шулай ук Татарстанның республика программалары кысаларында, сулыкларны төзекләндерү чаралары күрелә.

Инсаф Галиуллин әйткәнчә, Идел һәм Чулман елгаларының республика өлешендә баткан баржаларның урыннары ачыкланган, алар су төбеннән чыгарылачак. Таһир Вәлиев сөйләгәнчә, соңгы биш елда республикадагы 56 гидротехник корылма яңартылган. Плотиналарны капиталь ремонтлау, торак пунктлар янында елга ярларын ныгыту киләсе елда да дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading