16+

Көчле җил һәм боз явуы көтелә

Татарстанда каты җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Шул сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстанда каты җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Шул сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде.

Җил тизлеге 24 м/с ка җитәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматы буенча иртәгә республикада һава шартларының начараюы көтелә, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

“31 нче майда көндез һәм кич республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен булачак, боз явуы көтелә, җил 15-20 м/с җитәчәк”, - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Төнлә һава температурасы 13... 16 градус, көндез термометр баганасы 19-23 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Фото: http://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading