16+

«Көчле Россия, көчле Президент булуын телим»

Бу көннәрдә төрле төбәкләрдә Россия Президентлыгына кандидатлар өчен имза җыюлар дәвам итә. Татарстанда, төрле шәһәрләрдә Владимир Путин, “Гражданская инициатива” партиясеннән - Ксения Собчак, “Яблоко” җитәкчесе Григорий Явлинский, “Партия Рост” рәисе Борис Титов һәм башка кандидатлар өчен имза калдырырга була. Имза җыю пунктларында волонтерлар ике сменада эшли.

 Казандагы Путин өчен имза җыю пунктларының берсендә без сөйләшкән  Александр Аргаков дусты киңәшен тыңлап волонтер булып киткән. “Универсиада вакытында да волонтер буласы калган, дип үкенәм. Хәер, соң түгел, алда Футбол буенча дөнья чемпионаты. “Молодая гвардия” хәрәкәтенә дә кушылырга исәп бар”, – ди ул. Волонтерлар әйтүенчә,   бары балигълык яшенә җиткән, паспорты булган Россия гражданнары гына имза бирә ала.  Кешеләрне махсус җәлеп итмиләр, гражданнар имза җыю пунктларына  үзләре теләп килә.

Әлеге пунктка имза калдырырга килгән пенсионер Эмилия Абрамова: ”Илебезнең бүгенге җитәкчеләре башкарган эшләрне һәм сәясәтне тулысынча хуплыйм”, – ди. Талип әфәнде Замалдинов та сайлауларга баруны, имза бирүне үзенең бурычы дип саный.

– Хезмәт юлым хокук саклау органнарында узды. Тәртип яратам, шунлыктан үзем дә шушы партия сафына бастым. “Бердәм Россия” партиясе халык мәнфәгатен кайгырта. Барлык илләр үзенең куәтен арттыру өчен тырыша. Россия дә ныгыганнан-ныгый бара. Көчле Россия, көчле Президент булуын телим, – ди Талип Замалдинов.
Владимир Путинга  үз-үзен күрсәтүче буларак, 30 гыйнварга кадәр, кандидатурасын яклап бирелгән 300 мең имзаны Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырырга кирәк. Владимир Путинның сайлау алды штабы матбугат хезмәткәре Андрей Кондрашов хәбәр итүенчә, 12 гыйнварга хәзерге Россия Президентын яклап 408 мең 349 имза  җыелган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading