16+

Көчле яңгыр аркасында 12 йорт һәм хастаханә су астында калган

Төнлә ай ярымлык явым-төшем нормасы яуган.

Көчле яңгыр аркасында 12 йорт һәм хастаханә су астында калган

Төнлә ай ярымлык явым-төшем нормасы яуган.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә көчле яңгыр аркасында Керчтагы хастаханә һәм 12 шәхси йортны су баскан, дип хәбәр итә ТАСС Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

"12 йорт су астында калган, шулай ук су басу зонасында 1 нче шәһәр хастаханәсе дә урнашкан. Хастаханәдә аскы катны су баскан. Ләкин авыруларны эвакуацияләү планлаштырылмый", - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Каза урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кырым буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме юнәлтелгән. Шулай ук Керчь янындагы Приозерное авылындагы 18 торак йортны су баскан, 40 кеше эвакуацияләнгән. Кырым гидрометүзәгенең дежур синоптигы хәбәр иткәнчә, төнлә Керчта 1,5 айлык явым-төшем нормасы яуган. "72 мм - бер төн эчендә", - дигән ул.

ТАСС шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнге яңгырдан соң Керчьның урамнарында транспорт хәрәкәте туктап калган.
Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков сүзләренә караганда, явым-төшем күп булу сәбәпле, Мелек-Чесме елгасы ярларыннан чыккан.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading