16+

КДУ эксперты быелгы кышның иң салкын төне кайчан булачагын әйтте

Алдагы көннәрдә һава температурасы нормадан 15 градуска югары булачак.

КДУ эксперты быелгы кышның иң салкын төне  кайчан булачагын әйтте

Алдагы көннәрдә һава температурасы нормадан 15 градуска югары булачак.

Быел кышкы суыклар көтеләме, әллә инде салкыннарсыз гына язга керәчәкбезме?

Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Алдагы көннәрдә җылы һава торышы саклана. 3 февральдә көндез 2 градус җылы булган, бу - аномалия күренеше.  Ә төнлә 0градус булуы көтелә.

Иртәгә, 4 февралдә, көндез 1 градус җылы, төнлә 5 градус салкын булачак. Шулай ук җепшек кар явуы көтелә.

Чәршәмбе көнне суытып җибәрәчәк- көндез - 4 , төнлә 12 градус салкын булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 6 февральдә, көндез - 10, төнлә 16 градус салкын. 7се һәм 8е көндез - 11, төнлә 16 градус салкын булачак.

Иң салкын кич якшәмбедән киләсе дүшәмбегә каршы төндә булачак. Анда суык 22 градуска җитәр дип фаразлана.  Тик бу салкыннар озакка бармаячак.

   

Дамир Бәдриев фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading