16+

Кече Елганың һәвәскәр артистларына Шекспир да нипачум

Лаеш районының Кече Елга авылындагы затлы Мәдәният йорты тирә-юньгә ямь биреп, үзенә тартып тора. “Театр” дип аталган булуы күңелдә тагын да зуррак кызыксыну уята.

Кече Елганың һәвәскәр артистларына Шекспир да нипачум

Лаеш районының Кече Елга авылындагы затлы Мәдәният йорты тирә-юньгә ямь биреп, үзенә тартып тора. “Театр” дип аталган булуы күңелдә тагын да зуррак кызыксыну уята.

Мондый мәдәният учагына кереп, җан җылысы алып чыкмыйча, узып китү мөмкин түгел.

— Авылыбыздагы бу ике катлы бина 1985 елда ачылган иде. Шул дәвердән соң шактый таушала төште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программасы ярдәмендә 2017 елда капиталь ремонт үткәрелде. Дивар төзекләндерелде, эчке инженерлык челтәрләре барысы да яңага алмаштырылды. Республика һәм районыбыз җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт хисләрендә шатланып эшлибез хәзер,-дип таныштырды безне Мәдәният йорты мөдире Равилә Кадыйрова.

— ”Театр” атамасы нәрсәгә нигезләнеп бирелде?-дим.

— Кече Елгада 30 ел инде халык театры эшләп килә, аның режиссеры-Равилә Вәлиуллина, ә һәвәскәр артистлар- үзебезнең авылдашлар. Шул рәвешле, үзеннән-үзе “Театр” атамасы өстенлек алды, - дип җавап кайтарды Равилә ханым.

Соңгы елларда Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Илгиз Зәйни әсәрләрен сәхнәләштергәннәр. Һәр спектакльдә диярлек катнашучы почта бүлекчәсе мөдире Миләүшә Мәрданова, балалар бакчасы мөдире Лилия Кыямова, тәрбияче Энҗе Кашапова, компьютерчы Рушан Нәбиуллин, хәзер армия хезмәтендәге Илһам Вәлиуллин, төзүче Илһам Гайнуллин, бухгалтер Ринат Усманов, шулай ук Мәдәният йорты мөдире Равилә Кадыйрова, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гатауллина, хезмәткәр Зөлфирә Габдрахманова авылдашлары хозурында “чын артист” булып җитешкәннәр.

“Берегись автомобиля” нәфис фильмында, хәтерләсәгез, халык театры режиссеры ролен уйнаган герой:”Бәлки, инде безгә Шекспирга үрелеп карарга вакыттыр”,-дип әйтә. Кече Елга авылы халык театрының режиссеры Равилә Вәлиуллина белән үзешчән артистлар татар әдәбиятының Шекспиры дип әйтерлек язучы-драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәренә үрелгән инде.

— Искиткеч спектакль булды ул. Әлмәндәр ролен Илһам Вәлиуллин уйнады. Авылдашларыбыз спектакльне көлә-көлә һәм елый-елый карады,-дип искә төшерде Равилә Кадыйрова.

 “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек классик әсәрне сәхнәләштерә алган Кече Елга үзешчәннәренә Шекспир да нипачум инде болай булгач.

— Элек язучылар халык белән очрашуларга еш кайта торганнар иде, хәзер бик күренмиләр. Казаннан артистлар килгәнне көтеп тормыйбыз, бәйрәмнәргә концертларны үзебез әзерлибез, - ди мөдир.

 Лаеш районының мәдәният тормышындагы тагын бер үзенчәлек игътибарга лаеклы. Бер тирәдәрәк урнашкан Кече Елга, Пәрәү, Габишево, Хәерби, Октябрьнең 25 еллыгы авылларының үзешчән артистлары җыйнаулашып концерт программасы әзерлиләр һәм шуны санап үтелгән авылларда куеп чыгаралар икән.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading