16+

Кечкенә кызчык үлемендә полицейскийларның да гаебе бар?

Костромада кечкенә кызчык үлеменнән соң полиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эше кузгатканнар.

Костромада кечкенә кызчык үлеменнән соң полиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эше кузгатканнар.

Костромада кечкенә кызчык үлеменнән соң тикшерүчеләр яңа җинаять эше кузгаткан. Бу юлы колониядән чыккан педофил артыннан күзәтмәгән полиция хезмәткәрләренең ваемсызлыгы турында, дип сөйләгән РИА Новостига  Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин.
"2 нче номерлы шәһәр полиция бүлегенең вазыйфаи затлары гамәлләрендә гамьсезлек билгеләре ачык чагыла. Тикшерү версиясе буенча, иреккә чыккан хөкем ителгәннәр өстеннән суд карары буенча билгеләнгән административ күзәтчелек тиешенчә башкарылмаган", - дип сөйләгән ул.

Дүртенче гыйнварда биш яшьлек кыз Төньяк Правда урамына йөрергә чыккан, бераздан аны ике ир-ат урлый һәм билгесез юнәлештә кача. Соңрак баланың үле гәүдәсен җирле тулай торакларның берсендә тапканнар.

Аннары полиция ике шикләнелүчене - 44 яшьлек Денис Герасимовны һәм 24 яшьлек Вадим Беляковны тоткарлады. Алар кызны мыскыл итүләрен таныган, шуннан соң аны үтергәннәр. Герасимов элегрәк педофилия һәм балалар порнографиясе өчен, Беляков банк счетыннан акча урлаган өчен хөкем ителгән булган.
Икесен дә берничә маддә (Җинаять кодексының 131 маддәсе), сексуаль характердагы көчләү гамәлләре (Җинаять кодексының 132 маддәсенең 5 өлеше) һәм үтерү (Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлешендәге "в,ж,к" пунктлары) буенча кулга алганнар. Аларга гомерлек төрмә яный.
Сентябрьдә Дәүләт Думасына педофилия өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проектын керттеләр. Аның авторлары педофил-рецидивистларга гомерлеккә иректән мәхрүм итүне таратырга тәкъдим итә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading