16+

Кечкенәдән бәхетсезләр иде...

Юл фаҗигасендә вафат булган өч бертуган турында танышлары, кечкенәдән бәхетсезләр иде, ди.

Юл фаҗигасендә вафат булган өч бертуган турында танышлары, кечкенәдән бәхетсезләр иде, ди.

Ульяновск трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч бертуганның үлүе турында хәбәр иткән идек. Ворожейкиннар Кайбыч районының Кече Мәми авылыннан булып чыктылар. Исемен әйтергә теләмәгән танышлары сөйләвенчә, егетләр бала вакыттан ук авыр тормышта үскән. Әниләре аларны икешәр-өчәр айга калдырып, югалып йөрергә яраткан. Соңыннан, яман шештән үлеп киткән. Әтиләре дә эчәргә яраткан. Әбиләре бу хәлгә түзә алмыйча, үз-үзенә кул салган. Слава, Толя һәм Артем бик тырышлар иде, язмышлары бик авыр булды, үлемнәре дә үкенечле, дип сөйләде ул. Славага - 36, Анатолийга - 30, Артемга 26 яшь булган.

 

Фото: http://vuslon.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading