16+

"Күңел" радиосы Гиннес рекордлары китабына керергә җыена

“Күңел” радиосы 25 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу уңайдан радио хезмәткәрләре тыңлаучыларына берничә сюрприз әзерләгән. Алар турында “Күңел” радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова сөйләде.

“Күңел” радиосы 25 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу уңайдан радио хезмәткәрләре тыңлаучыларына берничә сюрприз әзерләгән. Алар турында “Күңел” радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова сөйләде.

“Юбилей уңаеннан тыңлаучылар өчен тансык булган бер эшебез – ул радиомарафон. 30-31 июль көннәрендә радионың беренче көннәреннән үк биредә хезмәт куеп киткән, “Күңел” радиосы үсешенә зур өлешен керткән элеккеге хезмәттәшләребез бу көнне студиябез кунаклары булачак. Алар арасында ягымлы тавышлары белән тыңлаучылар мәхәббәтен яулаган алып баручылар – Лилия Закирова, Райнур Вахитов, Гөлия Хәйдәрова, Илшат Әюпов, шулай ук радио эшли башлаган елларда биредә хезмәт куйган тавыш операторлары һәм төрле елларда “Күңел”не җитәкләгән кешеләр бар”, - диде Лилия Мәхмүтова.

Моннан тыш, 1 августта Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур юбилей концерты узачак. Анда Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Илсөя Бәдретдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Ильмира Нәгыймова, Дәниф Шәрәфетдинов, Лилия Хәмитова, Марат Яруллин, “Ямьле” төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Юбилей уңаеннан оештырылган чаралар моның белән генә төгәлләнми. 15 сентярьдә Казанның “Уникс” концертлар залында “Онытылмас хитлар” дип исемләнгән ретро-концерт узачак. Аннан соң “Күңел” радиосы 25 октябрьдә Башкортстанга, ноябрьдә Арчага юл тотачак.

25 ел дәверендә “Күңел” радиосында нинди генә чаралар булмаган, нинди генә тапшырулар чыкмаган. Иң истә калганы турында Ришат Хаҗиев сөйләде. “Радио тарихында беренче тапкыр 30 сәгатьлек туры эфир алып бардык. Чиратлашып өч ди-джей эшләде. Эфир вакытында тыңлаучылар өчен онлайн-концерт булды, призлар уйнатылды, шулай ук татар эстрадасы вәкилләре белән әңгәмәләр кордык”, - ди Ришат. Якын киләчәктә алар Гиннес рекордлары китабына керергә һәм эфирда 60 сәгать үткәрергә планлаштыра.

Шуны да әйтергә кирәк, радионың юбилее “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясенең 30 еллык юбилее белән туры килә. Шуңа күрә барлык чаралар да уртак бәйрәм буларак оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading