16+

Келәмгә кадак каксаң да штраф?!

Җәмгыятебездә сәер һәм мәзәк хәлләр шулкадәр күп. Нинди дә булса эшчәнлек алып барган эшкуарлардан гына түгел, ә тыйнак кына утырган “мулла кызыннан” да гаеп табырга мөмкиннәр.

Келәмгә кадак каксаң да штраф?!

Җәмгыятебездә сәер һәм мәзәк хәлләр шулкадәр күп. Нинди дә булса эшчәнлек алып барган эшкуарлардан гына түгел, ә тыйнак кына утырган “мулла кызыннан” да гаеп табырга мөмкиннәр.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында кече һәм урта предприятиеләр, хокук саклау органнары, ведомстволар вәкилләре катнашында “Татарстанда кече бизнес эшчәнлеге, эшкуарларны ришвәтчелеккә каршы көрәшкә җәлеп итү” темасына фикер алышу булды.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина әйткәнчә, республикада 2019 елның 1 гыйнварына 73 мең 749 кече һәм урта предприятие, шулай ук 83 мең 153 шәхси эшкуар исәпләнә.

- Эшкуар чиновник кабинетына кермәсә, ришвәтчелек тагын 60 процентка кимер иде, - дип башлады үзенең чыгышын Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре ассоциациясенең беренче вице-президенты Роберт Закиров. - Электрон документ әйләнешен бик хуплыйбыз. Элек чит илгә чыгу паспорты алу “ришвәт оясы” иде. Бүген документларыңны электрон рәвештә тапшырасың да, рәхәтләнеп паспорт аласың. ЮХИДИнең кабул итү залларында, юл-патруль экипажларында видеокамера, бөтен нәрсә яздырып барыла, ришвәткә бернинди урын юк. Законнарны камилләштерергә кирәк. Законда “кисәтү ясала яки административ штраф түләтелә” дигән юллар бар. “Яки” төшенчәсе, гомумән, алып ташлансын. Кисәтү икән - кисәтү, штраф икән -штраф.
Кануннарны камилләштерү, эшкуарларның хокукый белемнәрен күтәрү мәсьәләсенең мөһимлеген “Бизнес коррупциягә каршы” җәмәгатьчелек эшчәнлеге үзәге” башкарма рәистәше Гөлнара Сергеева да искәртте.

- Кануннарга тәгаен аңлатмалар булдыру зарур. Мәсәлән, менә шундый мәзәк хәл: МЧС хезмәткәрләре: ”Идәндәге яки баскычтагы келәм кадакланган булырга тиеш”, дип таләп итә. Кеше келәмгә абынып егылырга мөмкин, имеш. Роспотребнадзор хезмәткәре килә дә: ”Келәм кадакланмасын, келәм чистартып торылырга тиеш, санитар кагыйдәләрне бозасыз”, ди. Предприятие җитәкчесе ни эшләргә тиеш мондый очракларда, - диде Гөлнара Сергеева.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсенә җәмәгатьчелек күзәтчелеге үзәге җитәкчесе Артур Мустаев фикеренчә, хокукый яктан белемле булу эшкуарларны күп кенә аңлашылмаучанлыклардан коткарыр иде.

- Эшкуарлар сораулар туган очракларда Иҗтимагый палатага, министрлыклардагы һәм муниципаль районнардагы җәмәгатьчелек советларына да мөрәҗәгать итсеннәр, - диде Артур Мустаев.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Дмитрий Козлов чиновниклар эшчәнлеккә “таяк тыкса” яки “акча кысса”, шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакырды. Узган ел икътисад өлкәсенә кагылышлы 200 җинаять эше кузгатылган, “ришвәтчеләр барыбер тотыла” диде ул.

Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары-эшкуарлыкны үстерү һәм теләктәшлек күрсәтү департаменты директоры Артур Николаев белән Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов кече бизнес вәкилләре тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр һәм сораулар өйрәнеләчәк, “түгәрәк өстәл” утырышлары алга таба да оештырылачак, дип әйттеләр.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading