16+

Келәмнән – Кремльгә: Президент көрәшчеләрне тәбрикләде

“Татар көрәшен алга таба да танытырбыз, зур үрләр яуларбыз!” – көрәшчеләр исеменнән дөньякүләм батыр Раил Нургалиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый вәгъдә бирде.

Келәмнән – Кремльгә: Президент көрәшчеләрне тәбрикләде

“Татар көрәшен алга таба да танытырбыз, зур үрләр яуларбыз!” – көрәшчеләр исеменнән дөньякүләм батыр Раил Нургалиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый вәгъдә бирде.

Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан республика җитәкчесе спортчылар белән очрашты.

Казан Кремлендә оештырылган Президент белән очрашуга халыкара ярышларда җиңүче һәм призер спортчылар һәм аларның тренерлары чакырылган иде. Иң сөенечлесе: күпчелекне көрәшчеләр тәшкил итте – дүрт көрәшче һәм биш тренер Президент кулын кысып бүләк алу бәхетенә иреште ул көнне.

– Кремльнең иң матур залларының берсендә булып, көрәшебезгә булган игътибарга, җылы караш булуына сөенеп кайттым, – диде очрашуда булган көрәш буенча Россия җыелмасының баш тренеры, “Ак Барс” көрәш сарае директорының беренче урынбасары Фәрит Шәйхетдинов. – Берьюлы биш көрәшче һәм аларның остазларының Президент кулыннан бүләк алганы юк иде әле. Бүләкләү генә түгел, җылы аралашуга корылган булуы да күңелгә рәхәтлек өстәде.

...Спортчылар алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов җиткергәнчә, Татарстан спортчылары халыкара ярышларда 331 медаль яулаган.
– Спортчының һәр җиңүе – республика җиңүе. Бу команданың, тренерлар штабының, шулай ук федерацияләребез һәм иганәчеләрнең гаять зур хезмәте. Безнең өчен мондый очрашуларны уздыру бик күңелле, чөнки бу – Татарстан горурлыгы, – диде  Татарстан Президенты.

Көрәш буенча быелгы Дөнья чемпионаты чемпионнары – Фирзәр Гыйниятуллин, Ренас Кәлимуллин, Раил Нургалиев һәм Фирдус Зайнуллин, остазлары Илдар Гыйниятуллин, Илнар Гәрәев, Фәрит Шәйхетдинов, Рим Кавиевка Президентның Рәхмәте тапшырылса, танылган остаз Вакыйф Дәүләтшин “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

– Татарстанда киләчәк буын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Спорт заллары, бассей һәм хоккей сарайлары шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да бар. Бу сезнең команданың армый-талмый эшләү нәтиҗәсе, – дип көрәшчеләр исеменнән рәхмәтен җиткерде Раил Нургалиев. – Без шушындый мөмкинлекләр булганда алга таба да ныклап шөгыльләнеп, зуррак уңышларга ирешербез, көрәшебезне танытырбыз.

Сүз уңаеннан, Татарстанның тагын бер дөнья батыры – Ислам Фәләхов кая, диярсез. Кремльдә тантана көннәрендә Ислам Мәккәдә хаҗ сәфәрендә иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading