16+

Кесарев кисеме ясаганда, үпкәләренең 75 проценты зарарланган була. Дүрт бала анасы коронавирустан үлгән?

"Дүрт баланы әнисез тәрбияләү бик авыр булачак", - ди туганнары.

"Дүрт баланы әнисез тәрбияләү бик авыр булачак", - ди туганнары.

Якыннарының сүзләренә караганда, Лилияне йөклелекнең соңгы атнасында Нефтекамадан Уфаның Дим районы бала табу йортына алып килгәннәр. Хатынны хастаханәгә салганда үпкәләренең 25 процентына зыян килгән булган.

"Кесарев кисеме ясамыйча, ике көн көчле тулгак тотудан интекте, нәтиҗәдә, барыбер ясадылар, әмма бу вакытта үпкәләренең 75 проценты зарарланган булган. COVID-19 ике үпкәсен дә эштән чыгарган. Комадан чыга алмыйча, 16 июльдә Дим районы хастаханәсендә вафат булды", - дип сөйләгәннәр мәрхүмнең якыннары.

Мәрхүмәне туган җире - Чакмагыш районына кайтарып җирләгәннәр. Лилиянең дүрт баласы – өч улы һәм ун көнлек яңа туган кызчыгы ятим калган. Яңа туган сабые сау-сәламәт, аңарда коронавирус юк, дигәннәр. Хәзер баланың әтисе мәрхүм хатынының әти-әнисе белән яшәячәк, сабыйны үстерешергә алар ярдәмләшәчәк. Лилия Нефтекама хастаханәсендә табибка күренергә баргач йоктыргандыр инде ул вирусны, дип фаразлый якыннары. «Ул шундый чибәр һәм шат күңелле иде, һәрвакыт балалар дип өзелеп торды. Аның әти-әнисенә, иренә сабырлык бирсен Ходай. Дүрт баланы әнисез тәрбияләү бик авыр булачак", - ди туганнары.

Чыганак: Өмет

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading