16+

КФУ алдынгы уку йортларының рейтингының беренче унлыгына кергән

«Интерфакс» Халыкара мәгълүмати төркем фәнни тикшеренүләр тарафыннан Россиянең иң алдынгы уку йортларының рейтингын төзегән.

«Интерфакс» Халыкара мәгълүмати төркем фәнни тикшеренүләр тарафыннан Россиянең иң алдынгы уку йортларының рейтингын төзегән.

Рейтингның беренче өчлегенә М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (МГУ), Атом-төш милли тикшеренү университеты (МИФИ) һәм Мәскәү милли тикшеренү һәм физика-техник университеты (НИУ) кергән. Казан Федераль университеты әлеге исемлектә җиденче урында. Ул мең максималь баллдан 719ын җыйган. Казан университеты бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск һәм Новосибирск шәһәрләре югары уку йортларыннан гына калыша.

Рейтингны билгеләгәндә уку йортының магистрлар, аспирантлар, докторантлар әзерләү программасы, илнең фәнни элитасын булдыруда керткән өлеше дә игътибарга алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading