16+

КФУ ковид госпитале ача

Казан федераль университеты коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен госпиталь ачачак.

Казан федераль университеты коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен госпиталь ачачак.

Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. COVID-19 белән чирләүче пациентлар өчен вакытлы госпитальне университет клиникасының терапевтик бүлеге базасында урнаштырачаклар (Шмидт ур., 31).

"Бина коронавируска шикле булган пациентларны кабул итеп алу өчен тулысынча җиһазландырылган. Кызганычка каршы, халык арасында авыручылар саны арту күзәтелә, һәм без хезмәткәрләр, гомумән, Казанда яшәүчеләр турында кайгыртырга әзер булырга тиеш», - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Фото: http://minzdrav.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading