Әйберләр төялгән 140 капчык һәм 87 тартма җыелган.
Казан федераль университеты җир тетрәү нәтиҗәсендә зыян күргән Сирия халкы өчен гуманитар ярдәм партиясен җибәрде.
«Әл-Хадара» гарәп мәдәнияте үзәге җитәкчесе, халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе доценты Әл-Аммари Мөхәммәд Салех сүзләренчә, күп кенә татарстанлылар гуманитар ярдәм җыярга ярдәм иткән. Көн саен бөтен Татарстаннан әйберләр китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар