16+

КФУ студентларыннан үзенчәлекле флешмоб

Казан федераль университеты дистанцион укуга күчкәннән соң, студентларның бер өлеше өйләренә таралды, тулай торакларда да шактый гына студентлар яшәп калды.

КФУ студентларыннан үзенчәлекле флешмоб

Казан федераль университеты дистанцион укуга күчкәннән соң, студентларның бер өлеше өйләренә таралды, тулай торакларда да шактый гына студентлар яшәп калды.

 КФУ ректоры Гафуров Илшат  тулай торакларда дистанцион уку вакытында яшәгән студентларга ярдәм күрсәтү турында йөкләмә биргән иде. Бу уңайдан 995 беренче кирәк-ярак җыелмасы тарату оештырылды. Үз чиратында, студентларның әлеге акциягә рәхмәте үзенчәлекле булды.  

Студентлар университетка рәхмәт йөзеннән флэшмоб оештырдылар. Казанга төнге караңгылык иңгәннән соң, КФУның тулай тораклары тәрәзәләреннән “Рәхмәт”, “КФУны яратабыз” дигән сүзләрне укып була иде.


(Фотолар “Медиана» сәхифәсеннән алынды).
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading