16+

КФУ яман чир белән авыручы кызга ярдәм иткән

КФУ Колумбиядән килгән яман чир белән авыручы студентка өенә кайтырга ярдәм иткән.

КФУ яман чир белән авыручы кызга ярдәм иткән

КФУ Колумбиядән килгән яман чир белән авыручы студентка өенә кайтырга ярдәм иткән.


Казан федераль университеты онкология белән чирләүче студент Валерия Лусиягә Герреро Сторинога ярдәм итте.  Химиотерапия үткән вакытта, гаиләсе янында булу өчен, кызны шәхси самолетта өенә кайтарып куйганнар. Белем йорты дәвалауның беренче курсы өчен аны кирәкле медикаментлар белән дә тәэмин иткән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Март аенда студент кыз институт җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән һәм үз анализларының нәтиҗәләрен күрсәткән. Аңарда лимфатик система белән бәйле яман шеш ачыкланган. Кыз өенә кайту өчен ярдәм итүләрен сораган. Ул авиабилетлар сатып алган, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында барлык рейслар да гамәлдән чыгарылган иде.

 "Шуңа бәйле рәвештә Колумбиянең Мәскәүдәге илчелеге белән элемтәгә керү турында карар кабул ителде, шәхси самолетта студент кызны өенә кайтару оештырылды. Без аны, дәвалануның беренче курсы өчен кирәкле препаратлар белән тәэмин иттек. Туган ягына кайту белән үк тоткарлыксыз медикаментлар куллана башларга кирәк ", - дип сөйләде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры урынбасары Дина Андреева.

КФУ ректоры Илшат Гафуров белдергәнчә, студент кыз 15 майдан соң онкоүзәктә дәвалану үтәчәк, һәм уку йорты әлеге чыгымнарны күтәрергә әзер. Табиблар химиотерапия яхшы нәтиҗәләр бирер, дип фаразлый.

Фото: http://media.kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading