16+

КФУ ЮНЕСКОга керә алырмы?

Бүгенге очрашу КФУның асторономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОга кертүгә багышланды.

Бүгенге очрашу КФУның асторономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОга кертүгә багышланды.

“Бүгенге көндә Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегендә 1100дән артык объект исәпләнә. Беренче урында – Италия, икенче урында – Кытай. Россия исә тугызынчы урында тора. Россиядәге 30 объектның 10 процентын Татарстан объектлары тәшкил итә. Бу – сөенечле күренеш”, - дип белдерде журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Рафаэль Вәлиев.

29 март көнне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының чираттан тыш утырышында комитетның 45нче сессиясен Казанда үткәрү турында карар кабул ителгән. Ул 2022 елда узачак. Узган ел үткәрелергә тиеш булган 44нче сессия исә быел җәй көне Кытайда узар дип көтелә. “Сессиядә 21 ил катнашачак”, - ди Рафаэль Вәлиев. Аның сүзләренчә, сессиянең Татарстанда, Казанда үткәрелүе – әһәмиятле вакыйга. 

Бүгенге очрашу КФУның асторономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОга кертүгә багышланды. 2018 елда Бөтендөнья мирасының астрономия темасын космик тикшеренүләр белән баету карары кабул ителгән булган. “Чынлап та, астрономиядән башка кешенең космоска чыгуы мөмкин булмас иде. Быел Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тула. Бу да, үз чиратында, космоска чыккан беренче ил буларак, Россиянең дәрәҗәсен күтәрә”, - ди Рафаэль Вәлиев.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов тиздән картада Казан Кремле обсерваториясе дә барлыкка килер дип өметләнә. “Ул чагында, билгеле, КФУ да ЮНЕСКО мирасы булачак. Без шуның белән үзенчәлекле: бездә кыйммәтләр сакланудан тыш, тотрыклы үсеш тә күзәтелә. Бездәге кебек көчле составны хәтта Мәскәү белән Санкт-Петербург та җыя алмаячак. Алдан әйтергә дә куркам, ләкин без уңай нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading