16+

КФУда абитуриентлардан документларны электрон рәвештә кабул итәчәкләр

20-нче июньдә Казан федераль университетында 2020 елның кабул итү кампаниясе башлана. Укытуның бюджет формасына документларны 10-нчы августка кадәр бирергә мөмкин булачак.

КФУда абитуриентлардан документларны электрон рәвештә кабул итәчәкләр

20-нче июньдә Казан федераль университетында 2020 елның кабул итү кампаниясе башлана. Укытуның бюджет формасына документларны 10-нчы августка кадәр бирергә мөмкин булачак.

 

Югары уку йортына укырга керергә теләүчеләрнең гаризалары һәм документлары 20-нче июньнән КФУның «Студент булачакмын» социаль-белем бирү даирәсендә абитуриентның шәхси кабинеты аша электрон формада кабул ителәчәк.

Эчке укырга керү сынаулары 19-нчы июльдә башлана. Бюджетка алыну турында беренче боерык (беренче дулкын вакытында бюджет урыннарының 80%-ы тула) 19-нчы августта чыгарылачак, икенче боерык (калган 20%) 24-нче августта эленәчәк, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Документларны электрон рәвештә тапшыру, укырга керү сынауларын дистанцион тапшыру (иҗади һәм һөнәри юнәлешне дә кертеп), шартнамәләрне дистанцион төзү, укуга дистанцион түләү буенча сервистан һәркем файдалана ала. Хәзерге вакытта Казан федераль университетында абитуриентларга электрон имза бирү мәсьәләсе карала.

Шулай ук, РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы проекты булган «Югары уку йортына онлайн укырга керү» сервисын кулланып, дәүләт хезмәтләре порталында гаризалар һәм абитуриентлар документларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителә.
 

Фото һәм чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading