16+

Кәгазь акча гына кабул ителә. Кайда бу?

1 февральдән Казанда шәһәр яны поездларында йөрү өчен түләү тәртибе үзгәрәчәк.

1 февральдән Казанда шәһәр яны поездларында йөрү өчен түләү тәртибе үзгәрәчәк.

Юлны кәгазь акча белән генә түләргә мөмкин булачак.

Барлык банкларның банк карталары һәм түләү системалары түләү өчен кабул ителмәячәк. Сәбәбе — маршрутларда тотрыклы интернет-тоташтыру булмау, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Юл хакын түләүдән баш тарткан очракта, пассажирга билетсыз йөргән өчен штраф салу турында акт төзеләчәк. Шулай ук ул якындагы станциядә составтан төшеп калырга тиеш булачак.

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе кабул ителә торган чараларга аңлап карауны һәм сәфәр вакытында үзең белән кәгазь акча йөртү, яки «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында юл йөрү документы сатып алуны сорый. Билгеләп үтәбез, юл йөрү өчен акчасыз исәп-хисап барлык шәһәр яны кассаларында һәм билет бастыручы автоматларда гамәлдә. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading