16+

«Кәгазьгә тормыш бүләк ит» акциясенә нәтиҗә ясадылар

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Макулатура җыю буенча хәйрия акциясе узган ел бик популяр иде, быел исә ул инде республика масштабын яулады, дип яза Диния нәзарәте сайты.

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Макулатура җыю буенча хәйрия акциясе узган ел бик популяр иде, быел исә ул инде республика масштабын яулады, дип яза Диния нәзарәте сайты.


Нәзарәттә урнашкан макулатура кабул итү пунктында оешмалардан һәм шәхси затлардан ике тонна кәгазь җыелган. Аннан кергән акчалар «Зәкят» фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга юлланачак. Активистларга Диния нәзарәтенең һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды. Көз көне мөселман яшьләре активистлары «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» акциясен дәвам итәргә ниятли.

«Рамазан - изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында, «Зәкят» хәйрия фонды үз карамагында булучыларга һәрдаим азык-төлек җыелмалары да тарата. Күчтәнәчләрне «Зәкят» фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин кулыннан йөздән артык мохтаҗ кеше алды. Араларында күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм кыен хәлдә калган кешеләр бар иде.
Софья Ширяева гаиләсендә барысы да - инвалидлар. Гаилә бюджетының күп өлеше даруларга китә.

- Без Диния нәзарәтенең күчтәнәчләренә бик шат, - дип сөйли Софья. - Күрсәткән игътибарыгыз һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Гөлнара Хәмидуллина ялгызы гына авыру улы Сәетне тәрбияли. Бала ДЦПдан һәм эпилепсиядән интегә.

- «Зәкят» фонды ярдәме белән, үткән ел минем улым йөри башлады! Уңышлы гына тернәкләнү курсы үткәннән соң, ул аягында нык басып тора ала, - дип тәэсирләре белән бүлеште Гөлнара.
Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту - Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч ул.

- Көчсез һәм мохтаҗларның социаль яклауга хокуклары ислам динендә ап-ачык күрсәтелгән, - ди фонд җитәкчесе. - Инвалидлык - бары тик тән халәте генә. Ул - кешенең ныклыгын һәм түземлеген сынау. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Кайгы-хәсрәтнең күләме җибәрелгән бүләк зурлыгына тиң», - дигән, ягъни Аллаһ Тәгалә үзе яраткан затларны сыный.

Тапшырылган азык-төлек җыелмаларына он, шикәр, чәй, макарон, дөге, карабодай һәм ясмык керде - барлык авырлыгы 1,5 тонна тәшкил итте. Изге Рамазан ае ахырына кадәр «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыруларга тагын шундый йөз күчтәнәч өләшәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading