16+

Хач манганда бер ир-атның хәле начарланган

19 гыйнварда христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел елдагыча Раштуа салкыннары күзәтелмәде, су коену өчен көннәр чагыштырмача җылы булды.

19 гыйнварда христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел елдагыча Раштуа салкыннары күзәтелмәде, су коену өчен көннәр чагыштырмача җылы булды.

Татарстанда әлеге бәйрәмдә 14 меңнән артык кеше катнашкан. Биш меңнән артыгы суда коенган. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Хач ману республиканың барлыгы 37 районында оештырылган. Барысы да тыныч, оешкан төстә узган. Дөрес, Казанда коенырга җыенган 43 яшьлек бер ир-атның хәле начарланып киткән. Табиблар исә аңа тиз арада беренче ярдәмне күрсәткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading