16+

Хаҗда авырып калган хаҗия кайтты

Кичә 13.35 сәгатьтә Казан аэропортында хаҗдан кайтканда Дубайда авырып калган хаҗи – Наилә Әхмәтҗанованы каршы алдылар, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.

Хаҗда авырып калган хаҗия кайтты

Кичә 13.35 сәгатьтә Казан аэропортында хаҗдан кайтканда Дубайда авырып калган хаҗи – Наилә Әхмәтҗанованы каршы алдылар, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.

Әлмәттән килгән 81 яшьлек әби 31 август көнне Мәдинә – Дубай – Казан маршруты белән туган җирләренә кайтып җитәргә тиеш була, әмма Дубай аэропортында хаҗиның сәламәтлеге кинәт начарлана һәм аны «ДУМ РТ Хаҗ» оешмасы вәкилләре Дубай хастаханәсенә сала. Ул биредә һәрдаим табибларның күзәтүендә була, сәламәтлеген ныгыта һәм туганнары белән элемтәдә тору мөмкинлеге тудырыла. «ДУМ РТ Хаҗ» хезмәткәрләре даими рәвештә хастаханә хезмәткәрләре белән аралашып торды. Шулай ук авыруның хәлен белергә күчтәнәчләр белән Дубай шәһәрендәге татар диаспорасы килде.

Сүз уңаеннан: хаҗга баручыларны озатып йөрү өчен быел республикабыздан 20 табиб барды.

Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading