16+

Хаҗга барырга язсын

Хаҗны оештыручы туроператорлар, Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте квоталарны атаган очракта, ун көн эчендә хаҗга баруга бәйле техник мәсьәләләрне хәл итәргә әзер икән.

Хаҗны оештыручы туроператорлар, Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте квоталарны атаган очракта, ун көн эчендә хаҗга баруга бәйле техник мәсьәләләрне хәл итәргә әзер икән.

Россия Мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов шулай дип белдергән.
“Шуны да истә тотарга кирәк: вакыт бик аз калып бара, чөнки быел хаҗ июль уртасында була. Ягъни хаҗилар төркеме Согуд Гарәбстанына инде июль башында ук юл тотарга тиеш. Быел хаҗ кылу көне 20 июльгә туры киләчәк”, – ди Рушан Әббасов.

Согуд Гарәбстаны ел саен барлык илләр өчен хаҗилар санына карап квота билгели, ул ислам динен тотучы гражданнар санына туры килә. Соңгы тапкыр Россиягә 25 мең урын бирелгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading