Васильева сүзләре буенча, аны хастаханәдә дәвалаячаклармы, әллә өйдәме — әлегә билгесез.
Совет һәм Россия актрисасы, телевидение алып баручысы, РФ халык артисты Татьяна Васильевада коронавирус табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Васильева сүзләре буенча, аны хастаханәдә дәвалаячаклармы, әллә өйдәме — әлегә билгесез.
Күптән түгел ул үзен начар хис итү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аннан аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Актрисага хәзер 73 яшь. Ул тамашачыларга “Здравствуйте, я ваша тетя”, “Самая обаятельная и привлекательная”, “Увидеть Париж и умереть” фильмнары һәм “Закрытая школа” сериалы аша таныш.
Комментарийлар