16+

Халык онкология диспансерындагы чиратка зарлана

Халык Республика клиника онкология диспансерының сырхауханәсенә зарланган. Янәсе биредәге чишенү бүлмәсендә зур чират җыела. 

Халык Республика клиника онкология диспансерының сырхауханәсенә зарланган. Янәсе биредәге чишенү бүлмәсендә зур чират җыела. 

Зарлар социаль челтәрдә фотолар бергә чыккан. Аноним автор бүгенге вәзгыятьтә халыкның бу кадәр җыелуы сәер булуын язган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта болай диделәр: “Сырхауханәдә чишенү бүлмәсе подвалда урнашкан. Планировка үзенчәлекләрен исәпкә алсак, чыннан да, биредә урын тар”. 

Әмма медицина учреждениесенә кергәндә, саклану чаралары үтәлә, тән температурасы тикшерелә икән. Коридорларда һәм регистратура каршында социаль дистанция саклау тамгалары бар. Министрлык пациентларга битлек киеп йөрергә, дистанция сакларга һәм кеше күп булган урыннарда сак булырга киңәш итә.

Чыганак: www.tatar-inform.ru
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading