16+

Халык санын алу вакыты күчерелде. Путин да килешкән

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде.

Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»нең халык санын алуны октябрь аена күчерү инициативасы белән килешкән, дип яза “РИА Новости”.

Федерация Советы вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Путин үткәргән киңәшмәдә Бөтенроссия халык санын алуны октябрь аена күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясе башлануы белән аңлатты.

Путин «Бердәм Россия» инициативасы белән килеште. Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. Әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелде. Агымдагы ел башында халык санын алуны сентябрь аена калдыру турында карар кабул ителде, хәзер тагын октябрьгә күчерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading