16+

Халык төкерсә... юл булыр

Татарда «Халык төкерсә, күл булыр» дигән әйтем бар. Халык бердәм тотынса, күл генә түгел, юллар да барлыкка китерә ала, мәгәр.

Татарда «Халык төкерсә, күл булыр» дигән әйтем бар. Халык бердәм тотынса, күл генә түгел, юллар да барлыкка китерә ала, мәгәр.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин: «Авыл халкының үзара салым акчасына ел саен 150 чакрым асфальт һәм вак таш түшәлгән юл төзелә», – дип хуплап әйтте.
Татарстанда быел 205,8 чакрым юл төзелгән һәм төзекләндерелгән, шуның 108,3 чакрымы – төбәк әһәмиятендәгеләр. Казан – Малмыж, Казан – Шәмәрдән, Чаллы – Зәй – Әлмәт юлларын төзекләндерү – иң зур проектлардан булган. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты нигезендә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәр агломерацияләрендә төбәк әһәмиятендәге юллар ремонтланган. Бу проект рес­публикада ел саен уртача 100 чак­рым юлларны яңарту мөмкинлеге тудыра. 2024 елга төбәк юлларының 50 процентын тиешле нормативлар дәрәҗәсенә җиткерү ниятләнелә, ә хәзергә республика юлларының 46,3 проценты гына нормативларга җавап бирә икән. Быел республикада 5,384 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре үтәлгән.
«Ворлдскиллс» эшче һөнәрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, Казанда 88 урам юлы яңартылган. Юлиус Фучик, Комиссар Габишев, Академик Королев, Академик Сахаров, Урицкий урамнары юллары, шулай ук Четаев, Чуйков һәм Адоратский урамы җәяүле юллары – моңа мисал.
Чаллыда Тынычлык, Чаллы, Муса Җәлил, Абдулла Алиш проспектлары, Әлмәт тракты, ә Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспекты, Җиңүгә – 30 ел, Чистай, Октябрьгә – 50 ел, Чабьинская урамнары юллары яңартылган.
– Казанның Зур боҗра юлының яңа участогында төзелеш эшләре бара. Аңа федераль бюджеттан 1 миллиард сум һәм республика бюджетыннан 350 миллион сум күчерелде. Юл төзелеше сәбәпле, Борисково бистәсе тирәсендә кайбер йортлар сүтелә, милек хуҗаларына яңа торак өчен акча бирелә, – диде министр урынбасары Артем Чукин.
Татарстанда 2020 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы старт ала. Бу юнәлештә эшләр башкарыла инде, быел да республикада 740 ишегалды комплекслы төзекләндерелгән.
Элек төзелгән юллардагы 128 урын хәрәкәт өчен хәвефле дип табылган. Быел 15 юл участогы үзгәртеп төзелгән, тагын 22 авылга асфальт-таш юл тоташтырылган.
Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев: «Татарстан Президенты теләктәшлегендә Казандагы подрядчы оешмаларның техника паркы өч елда 90 махсуслаштырылган техникага яңартылды. Быел да 8 яңа машина сатып алынды. Казанда юл техникасы кышкы чордагы эшчәнлеккә әзер», – диде.

Дамир Бәдриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading