16+

Халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат

Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат. Аның белән хушлашу 5 гыйнварда Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат. Аның белән хушлашу 5 гыйнварда Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Озакка сузылган авырудан соң язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды. 25 декабрьдә аңа 91 яшь тулган иде. Язучы белән хушлашу бүген, 5 гыйнвар көнне, 11:00дә Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елда Оренбур өлкәсенең Габдрахман авылында туа. Төрле елларда Баулы, Азнакай район газетларында эшли. 1969–1971 елларда Таҗикстанда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Күпләп тарихи романнар авторы. Аның "Кубрат хан", "Илчегә үлем юк", "Шайтан каласы", "Атилла", "Хан оныгы Хансөяр" һ.б. тарихи романнары дөнья күрә.
1996 елда ул Кол Гали исемендәге халыкара премиягә ия була. 2003 елда язучыга "Кубрат хан" китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading