16+

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан нинди чаралар узачак?

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мәдәни чаралар гаиләләргә кызыклы булырлык итеп эшләнә.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мәдәни чаралар гаиләләргә кызыклы булырлык итеп эшләнә.

«Безнең мәйданчыкларга кешеләр гаилә белән, дуслары белән җыелышып килсен дип тырышабыз», – дип иртәгә Казанда һәм бөтен республикада үткәреләчәк бәйрәм чаралары белән таныштырды ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова «Ялкын» медиалабораториясендә оештырылган матбугат конференциясендә.

Төп чараларның берсе Казан циркында узачак. Без биредә «Мәдәни көндәлек» проектының 10 еллыгын үткәрәбез. Чарада кунакларны Мәскәү циркының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Максим Никулин сәламләячәк.

«Әлеге проект Татарстан Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла. Татарстанда башланган проект хәзер федераль дәрәҗәгә күтәрелде», – диде министрның беренче урынбасары.

1 июнь көнне Татарстан музейларында «Яшь экскурсовод мәктәбе»нә йөрүчеләр үзләренең беренче экскурсияләрен үткәрәчәк. «Милли музейның күп филиаллары бар. Шул исәптән, Красновидовода Максим Горькийның Россиядәге бердәнбер авыл музее бар – килегез!», - диде Юлия Әдһәмова.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры бинасы янында театральләштерелгән концерт программасы күрсәтеләчәк. Бәйрәм программасыннан соң театрда «Страна чудес Алисы» һәм «Авыл эте Акбай» спектакльләре тәкъдим ителә. «Страна чудес Алисы» спектакленең бер тамашасы мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен билгеләнгән.

Казан Кремлендә «Уенфест» фестивале чаралары үтәчәк. Балалар республика китапханәсе дә көне буе төрле чаралар оештыра.

«Балалар өчен мәдәни чаралар җәйге каникуллар дәвамында барачак. Безгә сезнең белән элемтәдә тору әһәмиятле. Безнең сайтлар һәм социаль челтәрләр аша фикерләрегезне белдерсәгез, сезгә ниләр кызыклы булуын белеп торыр һәм нәкъ сезгә яраклы чараларны тәкъдим итәр идек», – дип мөрәҗәгать итте Юлия Әдһәмова тамашачыларга.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading