Комиссия тарафыннан барлыгы 50 фильм сайлап алынган. Комиссия рәисе Гөлнара Абикеева Татарстанда төшерелә торган фильмнарның күплегенә шаккатуын белдерде. “Аларның күбесе татар телендә төшерелгән. Аеруча миңа “Исәнмесез” фильмы ошады. Безнең Казахстанда да шундый рухтагы фильм булсын иде”, - ди Гөлнара ханым.
Фестиваль кысаларында 7 сентябрьдә төбәкара кино базары узачак. Анда төбәкләрнең киностудия вәкилләре җыелыр дип көтелә. 8 сентябрьдә исә Халыкара кинопроектлар питчингы үтәчәк. Ул икенче тапкыр оештырыла. Әлегә анда 24 гариза кабул ителгән. Беренче питчинг нәтиҗәләре буенча ике фильм төшерелгән булган.
Комментарийлар