Казанда “Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре” концерт-очрашуы узды. Чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылды. Казанның 13 нче номерлы “Сандугач” китапханәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашында “Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре” концерт-очрашуы узды.
Сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, татар музыка сәнгате факультеты деканы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сәрвәрова чараның спикеры буларак катнашты.
– Татарстанда 6 милләт яши: татарлар, чуашлар, руслар, мордвалар, марилар, удмуртлар. Аларның бөтенесенең дә үзенә генә хас музыкаль фольклоры бар: җыр, биюләр, музыка уен кораллары. Алар бөтенесе дә охшаш, ләкин һәрбер халыкның үзенчәлекләре бар. Без экспедицияләрдә аларны яздырабыз, шул халык җырларын өйрәнәбез, үзебез җырлыйбыз. Халыкның байлыгы – фольклорда, – ди Лилия Сәрвәрова.
Очрашуда Казан дәүләт мәдәният институтының этносәнгать иҗат һәм музыкаль белем бирү кафедрасы, Казан федераль университетының антропология һәм этнография кафедрасы студентлары һәм укытучылары, шулай ук музыка мәктәпләре укучылары, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе каршындагы фольклор ансамбльләре һәм халык җыры ансамбльләре җитәкчеләренең шәһәр методик берләшмәсе укытучылары һәм теләге булган һәркем катнашты.
– Чарага фольклорны бәяли белүчеләр килде. Бүген Казанның музыка мәктәпләрендә татар, рус, мари, чуваш, мордва, удмурт традицияләрен өйрәнүгә ихтыяҗ бар. Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасында һәм Казан мәдәният институтында бу юнәлештә укытучылар әзерлиләр. Җыентыклар, методик әсбаплар чыгарыла. Әгәр дә бу хәрәкәт колач җәйсә, тиздән без аның нәтиҗәләрен күрәчәкбез, – диде сәнгать фәннәре кандидаты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.
Очрашуда тамашачылар Казан консерваториясенең этномузыкология кафедрасы эшчәнлеге, 2022 елдагы фольклор экспедицияләре һәм фольклор материалын өйрәнү процессы турында белде. Казан консерваториясенең фольклор ансамбле экспедицияләрдә тупланган татар, мордва, мари, чуашларның традицион җырларын башкарды.
Чара ахырында Татарстан халыклары традицияләренә багышланган викторина узды. Тамашачылар 3-8 ноябрьдә узачак “Зур этнографик диктант” акциясе алдыннан үз белемнәрен сынап карады. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар