16+

Халыкның күзе очлы

Казанда узган ел «Халык контроле» электрон адресына 28 мең кеше хәбәр җибәргән.

Казанда узган ел «Халык контроле» электрон адресына 28 мең кеше хәбәр җибәргән.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты аппаратының контроль һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Елена Тощева сөйләгәнчә, әлеге сан 2017 елгыдан 26 процентка күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең 76 проценты чишелеш тапкан инде.

«Лесной городок» торак комплексындагы, Кадышево бистәсендәге юллар төзекләндерелгән. Фатих Амирхан урамында 24нче белән 26нчы йортлар арасындагы юл чокыры бетерелгән. Зилант урамындагы 20нче йорт янына урам яктырткычлары куелган. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар уен мәйданчыгы яңартылган.

– Казанлылар теләсә кая реклама белдерүләре беркетүгә зарлана, мондый хәбәрләр барлык мөрәҗәгатьләрнең 11,3 процентын тәшкил итә. Юл хәрәкәтен оештыруга кагылышлы зарланулар кимеде, – диде Елена Тощева.

Узган ел Вахитов һәм Идел буе районнарына – 5367, Совет районына – 4794, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарына – 4107, Киров һәм Мәскәү районнарына 3467 кеше төрле мәсьәләләргә кагылышлы гозер белән мөрәҗәгать иткән. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында гозерләрнең 80,2 процентын башкаруга ирешкәннәр.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты үзенә кергән мөрәҗәгатьләрнең 95,5 процентын чишкән. Казан шәһәре башкарма комитетына узган ел казанлылардан барлыгы 62 151 мөрәҗәгать кергән. Кешеләр хәбәрне интернет аша гына җибәрә хәзер, шулай да 2285 кеше хат язган.
– Соңгы ике елда казанлыларның массакүләм мәгълүмат чараларына язган мөрәҗәгатьләре дә күзәтелә һәм исәпкә алына. Казанлыларның тышкы төзекләндерүгә, суүткәргечләрнең искергәнлегенә, йортларның тиешенчә каралмавына зарланып язган 519 мәкаләсе буенча мәсьәләне уңай хәл итү чаралары күрелде, – диде Елена Тощева.

– Халыктан Магистраль урамы юлын төзекләндерүне үтенгән мөрәҗәгатьләр керә иде. Магистраль урамында 200 миллион сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды, – дип, үз сүзен әйтте мэр Илсур Метшин.

Мэр алга таба да халык гозерен ишетергә һәм үтәргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading